Америка Президенты Джо Байденның китеп баручы администрациясе Россиягә каршы өстәмә санкцияләр кертергә ниятли. Чикләү чаралары Россия нефтен барреле өчен 60 доллардан кыйммәтрәк бәядән ташый торган танкерларга кагыла. Бу хакта ике чыганакка сылтама белән Reuters агентлыгы хәбәр итә.
«Бу зур [санкцияләр] пакет булачак», – дигән агентлыкның бер әңгәмәдәше. Шул ук вакытта икенче чыганак сүзләренчә, рестрикцияләр «билгеләнгән бәя чигеннән кыйммәтрәк (бер баррель өчен 60 доллар) нефть (Россиянеке)...