Күренекле шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты Салисә Гәрәева бүген Минзәләдә вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Минзәлә шәһәре Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева хәбәр итте.
«Октябрь аенда авырып, хастаханәдә ятып, терелеп чыккан булган. Урын өстендә ятмады, аяк өстендә йөри иде. Бүген иртән аны юындырып чыкканннар. «Хәлем китте», - дигәч, караватка яткырганнар. Шуннан китеп тә барган...