Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова Нәкый Исәнбәтнең 125 еллыгына багышланган «Гуманитар фәннәр контекстында Нәкый Исәнбәт мирасы» түгәрәк өстәлендә язучы, шагыйрь, фольклорчы белән бәйле кызыклы фактларны сөйләде.
«Узган гасыр ахырында режиссер, драматург Празат Исәнбәт белән аның юбилее уңаеннан бер әңгәмә эшләгән идем. Шулвакыт ул Нәкый Исәнбәтне шәхес буларак ача торган кайбер якларын сөйләде. «Без кечкенә вакытта әти пьесаларын язып чыккач, әнигә укып күрсәтә иде, аны һәрвакыт тыңлый идем.