Татарстанның баш фольклорчысы, КФУ доценты, «Татар ядкәрләре» шәхси оешмасы директоры Фәнзилә Җәүһәрова әйтүенчә, язучы, шагыйрь, фольклорчы Нәкый Исәнбәт бик күп татар терминнары керткән булган. Бу хакта ул Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Нәкый Исәнбәтнең 125 еллыгына багышланган «Гуманитар фәннәр контекстында Нәкый Исәнбәт мирасы» түгәрәк өстәлендә әйтте.
«Нәкый Исәнбәт «фразеологик әйтелмәләр» дигән сүзтезмәне китап тышлыгында гына куллана. Ә аның...