Татарстанның баш фольклорчысы, КФУ доценты, «Татар ядкәрләре» шәхси оешмасы директоры Фәнзилә Җәүһәрова галимә Миләүшә Хәбетдинова язучы, шагыйрь, фольклорчы Нәкый Исәнбәтнең архивын халыкка кайтаруын әйтте. Бу хакта ул Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Нәкый Исәнбәтнең 125 еллыгына багышланган «Гуманитар фәннәр контекстында Нәкый Исәнбәт мирасы» түгәрәк өстәлендә чыгыш ясады.
«Миңа еш кына: «Ни өчен син Нәкый Исәнбәткә Миләүшә Хәбетдинованы алып килдең?» ...