Якшәмбе, 5 гыйнварда, Казанның «Черек күл» паркындагы шугалак һәм прокат пункты кабат ябык була. Бу хакта шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясендә хәбәр иттеләр.
«Иртәгә очрашыр өчен мөмкин кадәр барысын да эшләргә тырышабыз», - диелә хәбәрдә.
Исегезгә төшерик, әлеге парктагы шугалак шимбә, 4 гыйнварда, шулай ук ябык булды.