«Казан утлары» журналының проза бүлеге мөхәррире, язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафис Корбан язучы, шагыйрь, фольклорчы Нәкый Исәнбәтнең тормышы тулаем алганда өйрәнелеп бетмәвен әйтте. Бу хакта ул Нәкый Исәнбәтнең 125 еллыгына багышланган «Гуманитар фәннәр контекстында Нәкый Исәнбәт мирасы» түгәрәк өстәлендә сөйләде.
«Нәкый аганың кызы Йолдыз апа миңа әнисе – Гөлсем ханымның көндәлекләрен дә биргән иде. Әлеге көндәлек мин язган романның нигезенә ятты. Әсәрдә артык сүзләр кертмичә...