Лениногорскиның «Алмакай» ат утарында, ягъни Югары Каран авылында 6 гыйнварда 11.00 сәгатьтә «Күк бүре» уены үтәчәк. Әлеге уен узган ел да гыйнвар ае башында үткәрелгән иде. Быел да «Алмакай» ат утары үткәрә. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.
Уен кагыйдәләре буенча командалар кәҗә муляжын атта барган килеш җирдән күтәреп алырга һәм көндәш команданың «казан»ына кертергә тиеш.
Ат егылса яки ат өстендә утыручы егылып төшсә, уен туктатыла. Шулай ук, атта утырган кеше кәҗә муляжын күтәргән вакытта һөҗүм итү тыела.