Теләче районы Төрек-Тәмте авылында яшәүче Миңнегөл апа белән Нуриәхмәт абый Вәлиевләрне 90 яшьлек юбилейларын бәйрәм итә. Аларны гомер бәйрәмнәре белән район башлыгы Айрат Фатхуллин, Ветераннар советы рәисе Рәис Заһидуллин, Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Фәрит Мәхмүтов һәм туганнары котлады. Бу хакта «Теләче-информ» да Зөлфия Ибраһимова яза.
Икесе дә Төрек-Тәмте авылынан булган яшьләр 1962 елда гаилә корып җибәрә. Алар биш бала тәрбияләп үстерә. Бүгенге көндә 9 оныклары, 10 оныкчыклары бар.