Бүген Саба аграр көллиятендә район башлыгы чыршысы үткәрелде. Балалар өчен әлеге чара Яңа ел каникулларында көтеп алынган тантаналардан санала. Көллияткә район мәктәпләреннән өстәмә белем алуда уңышка ирешкән укучылар чакырылган иде. Район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашучыларны Яңа ел белән тәбрикләп, матур теләкләр җиткерде. Бу хакта https://saby-rt.ru/ сайтында Фәнил Мәүлетов яза.
«Иң күңеллесе – сезнең каникул вакыты. Шулай да иң шатлыклысы – барысы да матур гына тәмамлануы. Районда безгә бөтен бала кадерле.