Узган 2024 елда Татарстанда 28 күпбалалы гаилә дәүләттән бушлай 48 фатир алган. Бу хакта Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт торак фондының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Узып киткән ел Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителгән иде. Күпбалалы гаиләләргә бушлай фатир бирү «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының иң төп бурычларының берсен үтәүгә булышкан. Монда гражданнарны файдалана алырлык һәм уңайлы торак белән тәэмин итү турында сүз бара, дип аңлаттылар Торак фондында.