2025 елның 1 гыйнвары ислам динендә өч изге ай башланган көнгә туры килә – мөселманнар изге Рамазан аена әзерләнә башлый, дип белдерде Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, мөфти Илдар Әләүтдинов. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Нәкъ менә 1 гыйнвардан мөселманнар изге Рамазан аена әзерләнә башлый. 2025 елның 1 гыйнвар төнендә Григориан календаре буенча өч изге айның беренчесе – Рәҗәп ае башлана, аннары - Шәгъбан ае, шуннан соң Рамазан ае җитә һәм мөселманнар уразага керә.