Яңа 2025 елның беренче атнасында Татарстанда Көнбатыштан килүче циклоннар һәм аларның атмосфера фронтлары тәэсирендә тотрыксыз һава торышы сакланачак. Бу Татарстан Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан билгеле булды.
Пәнҗешәмбе, 2 гыйнварда, төбәктә кар һәм җепшек кар явачак, кайбер районнарда вак яңгыр да булырга мөмкин. Урыны белән буран һәм бозлавык булуы ихтимал, көндез җил секундына 15-17 метрга кадәр көчәя. Төнлә һава температурасы -6..-11 градус була. Иртәнгә һава температурасы -1.. -6 градус...