1 гыйнварыннан Түбән Камада шәһәр җәмәгать транспортында йөрү бәясе 40 сумга кадәр артты. Бу хактагы карарны Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты имзалады. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.
Бер сәфәрнең бәясе, озак файдаланыла торган билетлар (юл йөрү билетлары) белән түләгәндә, 30 сум тәшкил итәчәк.
Тариф үзгәрүгә электр энергиясенә, ягулык-майлау материалларына бәяләр арту, хәрәкәт составына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау, транспорт иминлегенн тәэмин итү чыгымнары арту...