Аксубайның үзәк мәйданында «Яңа ел ыгы-зыгысы» дип аталган бәйрәм кичәсе узды. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Елның соңгы сәгатьләрендә Аксубай халкы һәм район кунаклары чыршы янында җыелды. Мәйдан өстендә күбәләктәй кар бөртекләре уйнады. Музыка яңгырады, район мәдәният йорты артистлары тамашачыларга үз җырларын бүләк иттеләр. Өлкәннәр белән бергә балалар да шатланышты, алар рәхәтләнеп таудан шуып уйнады.
Тантанада катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе...