Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисе шәех Равил Гайнетдин һиҗри өч мөбарәк ай һәм милади яңа 2025 ел белән котлады. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе телеграм-каналында хәбәр ителә.
«Кадерле кардәшләрем! Без бәрәкәтле вакыт – мөселман календарендә бер-бер артлы килүче өч ай – раҗәб, шәгъбан һәм рамазан айларына керәбез, әлеге айлар безгә холкыбызны өзлексез һәм даими рәвештә камилләштерергә, рухи яктан чистарынырга һәм Аллаһы Раббыбызга якынаерга дип бирелгән.