Бүген, яңа 2025 елның беренче көнендә, Татарстанда төньяк циклонның атмосфера фронты узу сәбәпле, тотрыксыз, салкынча һава торышы фаразлана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Республикада болытлы һава торышы көтелә. Көндез урыны белән бераз кар явачак. Кайбер урыннарда буран чыгарга һәм күз күреме начарланырга мөмкин. Казанда көчле явым-төшем ихтималы юк.
Көндез җил көнбатыш һәм төньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр тизлектә исәчәк.