Яңа ел алды көннәре Кайбычның Кушкүл авылында яшәүчеләр хәтерендә иң шатлыклы вакыйга булып калачак. Чөнки биредә, капиталь ремонттан соң, авыл клубы файдалануга тапшырылды. Клуб район бюджетыннан төзекләндерелде. Заманча төзелеш материаллары белән ремонтланган мәдәният учагы бик матур килеп чыккан. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында Мингазиз Сөнгатуллин хәбәр итә.
Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов...