РФ Президенты Владимир Путин Россия халкына Яңа ел мөрәҗәгате белән чыгыш ясаганда махсус хәрби операциядә катнашучыларны «чын геройлар» дип бәяләде. Дәүләт башлыгы мөрәҗәгатен Камчатка һәм Чукоткада күрсәттеләр, биредә инде Яңа ел җитте.
Яңа ел төнендә «хәрби егетләрнең туганнары һәм якыннарының, Россиядәге миллионлаган кешенең уйлары һәм өметләре» хәрби хезмәткәрләр һәм командирлар янында, дип саный Путин.
«Сез – Россияне яклау, халкыбызга тынычлык һәм иминлекнең ныклы гарантияләрен...