РФ Президенты Владимир Путин Яңа ел мөрәҗәгатендә Россиядә яшәүчеләргә һәм гомумән илгә иминлек теләде. Дәүләт башлыгы мөрәҗәгатен Ерак Көнчыгышның кайбер төбәкләрендә күрсәттеләр, анда инде Яңа ел җитте.
«Кадерле дуслар, без Яңа елны каршы алуга һәрвакыт җылы карыйбыз. Уй-хыялларыбыз, иң изге ниятләребез һичшиксез тормышка ашар, дип өметләнәбез», - дип билгеләде Президент.
«Яңа ел җитәргә бик аз калды. Бу минутларда безнең янда иң якын кешеләребез — гаиләбез, балаларыбыз, әти-әниләребез...