Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Раҗәб ае җитү уңаеннан мөрәҗәгать итте. Әлеге текст Татарстан Диния нәзарәте сайтында чыкты.
«Мөхтәрәм дин кардәшләрем!
Быел 2025нче ел, Аллаһның рәхмәте белән, Раҗәб аеннан башланып китәчәк! Ул бүген, 31нче декабрьдә, кояш баю белән керәчәк һәм тиздән елның иң бәрәкәтле вакыты – бөек Рамазан ае җитәчәге хакында хәбәр итә. Аллаһы Тәгалә безгә аны рухи һәм физик сәламәтлектә каршы алырга, исламның дүртенче баганасын үтәп, Аның ризалыгына ирешергә язсын!