Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов билгеләвенчә, зур йөк машиналары бозган юлларны тиз темпта ремонтларга кирәк.
«Зур йөк машиналары бозган юлларны тиз темпта ремонтларга кирәк. Интенсив эксплуатация безгә тиз темплар белән, нибары бер-ике елда аларны ремонтларга, норматив хәлгә китерергә кирәклеген күрсәтә. Бу да зур эш күләме, аны үзебезнең дәүләт юл хезмәте аша үткәрәчәкбез», — диде Фәрит Хәнифов.