Лениногорск рәссамы Евгений Завитневич кардан елан сыны ясап куйган. Ул - «38 попугай» мультфильмындагы буар елан. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина яза.
«Декабрь ае дәвамында карны бер өемгә җыеп бардым. Аннары аны тыгызладым. Кисү һәм ясау өчен ярты көн вакыт китте», - ди Евгений Завитневич.
Ә буяуга килгәндә, баллоннан сиптереп буяган. Әлеге елан сыны Школьная урамындагы кафе каршында ясалган.
Евгений Завитневич Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы. Ул...