Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Оманга сәфәре барышында ил башкаласы Маскатта урнашкан Солтан Кабусның Югары мәдәният һәм фән үзәгендә булды һәм аның рәисе - «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме әгъзасы Хәбиб Әл-Риями белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Республика җитәкчесе комплекс эше белән танышты. Үзәк мәдәни, фәнни һәм академик учреждениеләр, шулай ук чит илләрдәге шундый махсуслаштырылган үзәкләр белән элемтәләрне...