Иҗтимагый берләшмә җитәкчеләре советы һәм Мәскәү төбәге татар җәмәгатьчелеге активы очрашуында Мәскәүдә татар телен саклау, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү һ.б. эш юнәлешләре хакында фикер алыштылар. Чара 2024 елның икенче яртыеллыгына нәтиҗәләр ясау һәм 2025 елдагы планнарга, шул исәптән Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланды, дип хәбәр иттеләр Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәтендә.
Очрашуда Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин катнашты.