Россия Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина 2025 елның февралендә төп ставка белән бәйле нинди вариантлар кабул ителергә мөмкин булуын әйтте. Белдерүләр, Үзәк банк Директорлар советы төп ставканы 21 процент дәрәҗәсендә саклаганнан соң, матбугат конференциясе вакытында яңгырады.
«Февральдә без мөмкин булган ике карардан сайлап алачакбыз. Йә без ирешелгән катгыйлыкның җитәрлек булуына инаначакбыз, яки, әгәр дә ихтыяҗ кимемәсә, ә кредит бирү яңа киңәйтүгә күчсә, төп ставканы арттыру мәсьәләсе буенча фикер алышуга әйләнеп кайтачакбыз»...