Якутскида тикшерү изоляторында чыккан янгында биш кеше һәлак булган, җидесе зыян күргән.
РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, янгын частьтән үзбелдеге белән киткән хәрбиләр тотылган изоляторда чыккан. Җиде кеше төтен белән агуланган. Хәзер алар хастаханәдә, барысына да тиешле ярдәм күрсәтәләр.
Һәлак булучыларның шәхесләре ачыклана.