Әгерҗе районы Иске Эсләк авылында яшәүчеләр махсус хәрби операциядәге якташларына үлән чәйләре ясыйлар, маскировкалау челтәрләр үрәләр. Шулай ук авыл халкыннан җыелган акчага хәрбиләр өчен кирәкле әйберләр алу оештырылды. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» сайтында Индира Галләмова яза.
Аннары токмач басу, окоп шәмнәре ясау кебек эшләр башланды. Ә менә соңгы вакытларда хәрбиләр өчен бик тә кирәкле маскировкалау челтәрләре үрү эшен зур активлык белән башкаралар. Бу эштә авылда яшәүче якынча 30 кеше катнаша.