Лаеш районы Советында махсус хәрби операциядә һәлак булган Алексей Сосипаторовның туганнарына дәүләт бүләге тапшыру тантанасы булды. Бу хакта «Кама ягы» сайтында хәбәр ителә.
Алексей Сергеевич — Столбище авылында туган. Ул кадет мәктәбен тәмамлаган, аннары ашыгыч хезмәт үткән. Армияне тормыш мәктәбе дип саный һәм беркайчан да кыенлыклардан курыкмый. 2022 елның сентябрендә өлешчә мобилизация барышында Россия Федерациясе Кораллы көчләре сафларына чакырыла. Ул махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган.