19 декабрьдә Казан шәһәренең «Наташа» хосписында рәсми рәвештә намаз уку бүлмәсе ачылышы тантанасы узды. Әлеге чарада Анжела Вавилова исемендәге иҗтимагый хәйрия фонды идарәсе рәисе, «Наташа» хосписының генераль директоры Владимир Вавилов, Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов һәм башкалар катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Намаз бүлмәсен ачу тантанасында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин гыйбадәт кылу бүлмәсен булдыру өстендә эшләүчеләргә ...