Элегрәк ир бала әни итәгендә 7 яшькә кадәр тәрбияләнгән. Аннан соң, бала әти кулына бирелә һәм әтисе белән мәчеткә, кырга, урманга йөри башлый, ягъни ир-атлар белән үсә. Бүгенге көндә малайны мәктәпкә алып бара – әни, түгәрәкләргә йөртә – әни, ата-аналар җыелышында – әни, әти кеше килсә, баланың сыйныфын таба алмый.
Әти кеше, гадәттә, 4 урында була: эштә, киңәшмәдә, командировкада яки арыган, ял итә. Хатын-кыз бу очракта нишләсен инде, ул әничә тәрбияли баланы, ягъни малай тулысынча ир-ат булып үсә алмый.