ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО» АҖ нефть эшкәртү һәм нефть-химиясе заводлары комплексында булды, биредә метилдиэтаноламин регенерациясе узелын файдалануга тапшырдылар. Компания җитәкчелеге вәкилләре республика лидерын кайбер җайланмалар буенча эш барышы белән таныштырды. Шулай ук метилдиэтаноламинның 40 процентлы эремәсе регенерациясе узелы эше турында сөйләделәр.
ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, метилдиэтаноламин регенерациясе узелының җитештерүчәнлеге туендырылган амин буенча елына 4,2 миллион тонна тәшкил итә...