Россия Президенты Владимир Путин Владимир Ленинны җирләү белән бәйле сорауны бик четерекле дип атады. Бу хакта ул туры элемтә барышында, журналистның Ленин җәсәден күмү, абортларны һәм порносайтларны тыю турындагы сорауларына җавап биргәндә әйтте.
«Бу сораулар матбугат конференциясе һәм туры элемтә өчен түгел. Алар барысы да бик четерекле һәм кискен», – диде Путин.
Ленинны җирләүгә килгәндә, Президент фикеренчә, кайчан да булса, җәмгыять бу карарга килер, мөгаен. «Ләкин бүген без...