Россия халкының ил җитәкчесе белән туры диалогы бик мөһим. Бу Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә ярдәмендә мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га Дәүләт Советы депутаты, Россия Герой Рәсим Баксиков әйтте.
«Россия Президентының халык белән болай аралашуы бик мөһим. Туры диалог бүген халыкта булган проблемаларны ачыкларга булыша. Һәм туры элемтә ярдәмендә халык турыдан-туры үз Президентына мөрәҗәгать итү мөмкинлегенә ия», – диде парламентарий.
Баксиков Россия Президентына килгән сорауларның спектры киң булачак...