Казанга 39 яңа «МАЗ-303Т22» троллейбуслары кайтты. Транспорт чараларын бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин бәяләде. Республика җитәкчесе һәм шәһәр башлыгы машиналарның салонын һәм йөртүченең эш урынын карады, шулай ук пассажир йөртүчеләр белән аралашты.
«Иң мөһиме, бу заманча, сыйфатлы машиналар. Бик лаеклы техника. Белорус партнерларыбызга рәхмәт», – диде Миңнеханов.
Троллейбусларны быел Минск автомобиль заводы чыгарган, узган елгы машиналар белән чагыштырганда алар камилләштерелгән.