Илсөя Бәдретдинованың «Яшьлегем капкалары» җыры «Миллиард.Татар» редакциясе һәм экспертлары уздырган тавыш бирү нәтиҗәсендә «Ел җыры» исеменә лаек булды. Бүләкләү тантанасында катнаша алмау сәбәпле, редакция исеменнән дипломны җырчының Казандагы 11нче концертында «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең PR-директоры Ләйсән Сафина тапшырды.
«Көтелмәгән вакыйга, мин әлеге хәбәрне ишеткәч бик шатландым. Бүгенге көндә татар эстрадасында белүемчә ким дигәндә 2 меңнән артык җырчы бар, ә җырлар барысында да йөзләгән.