Татар театрының легендар артисты Равил Шәрәфиев Тинчурин театры премьерасына көчле финал ясап бирде. Туфан Имаметдинов чыгарган «Хыялга бер адым» спектакленнән соң ул сәхнәгә күтәрелеп театр музее өчен Заһидә Тинчурина бүләк иткән тәлинкәне тапшырды.
«Шундый авырлыклар күреп фидакарьләр корган театр ул татар театры. Аларга җиңел булмаган, безгә – театрны төзеп бетергәч уйнаучыларга җиңелрәк туры килде. Безне поездлардан да төшереп калдырмадылар, самолетында да очтык», – диде ул артистларны котлап.