Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия акциясенә кушылды, ул алты баланың хыялын тормышка ашырачак. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республика Министрлар Кабинеты башлыгы Татарстан Муниципаль берәмлекләре советының XIX съезды башланыр алдыннан чыршыдагы алты шарны алды. Шул вакытта акциягә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та кушылган иде.
Алексей Песошин хыялларын чынга ашырачак балалар арасында Казаннан Гүзәл кышкы костюм турында хыяллана...