Алгы сафтагы Чаллы хәрбиләренә «Ока» машиналары җибәрәчәкләр, активистлар фикеренчә, бу машиналар җитез, маневрлы һәм җыйнак. Волонтерлар әйтүенчә, мондый техника Ватан сакчыларына бер позициядән икенчесенә күчәргә, дроннардан качарга һәм дошман коптерларын җыярга булышачак.
Алгы сафка җибәрелер алдыннан машиналар бик кырыс шартларда тест-драйв кына түгел, ә модернизация да уза. Белгечләр «Ока»ның алгы сафта кыен хәлдә калдырмаячагына инанырга тели. Осталар сүзләренчә, хилафлыкларны тыныч шартларда төзәтү яхшырак.