Кайбычта кырык елга якын балалар табибы булып эшләгән Шәдилә Баһавиеваның якты истәлегенә мемориаль такта ачылды. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында Луиза Сунгатуллина яза.
Әлеге тантанада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, баш табиб Гөлнара Сафиуллина, медицина хезмәткәрләре катнашты. Бу чарада Шәдилә Абдулловнаның Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче кызы Наилә Салих кызы, Казаннан улы Искәндәр Салихович, туганнары кайткан иде. Шулай ук педиатр белән бергә эшләгән элеккеге хезмәттәшләре дә чакырылган иде.