Бүген 12.00 сәгатьтә Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә башлана. Дәүләт башлыгы ел нәтиҗәләрен ясаячак һәм гражданнарны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.
Президент өчен сораулар җыю 7 декабрьдә башланды. Бу вакыт эчендә кол-үзәккә, 18 декабрь киченә булган мәгълүматларга караганда, якынча 1,7 млн мөрәҗәгать кергән.
Россия лидерының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков билгеләп үткәнчә, аеруча популяр темалар – махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү...