Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Дания Заһидуллина фикеренчә, татар халкы шагыйрь, меценат, алтын приисклар хуҗасы Дәрдемәнд – Закир Рәмиевның шигъриятен Габдулла Тукай шигъриятен белгән кебек белә дип әйтеп булмый. Бу хакта ул Татар китабы йортында Дәрдемәнднең 165 еллыгына багышланган «Сагышлы» дип исемләнгән күргәзмәсе ачылышында әйтте.
«Димәк, фән, шагыйрьләр өйрәнсә дә, без әле Дәрдемәнд иҗатын комплекслы, аны халыкка җиткерерлек итеп якын килмәгәнбез. Шуңа күрә дә мин күргәзмәнең ачылышын...