Татарстан Республикасы Милли музее филиалы – Татар әдәбияты тарихы музее (Шәриф Камал мемориаль фатиры) мөдире Айдар Шәйхин фикеренчә, шагыйрь, меценат, алтын приискалар хуҗасы Дәрдемәнд – Закир Рәмиев белән бәйле ядкярләр аның турында дөрес караш тудырырга ярдәм итә. Бу хакта ул Дәрдемәнднең 165 еллыгына багышланган «Сагышлы» дип исемләнгән күргәзмәсе ачылышында әйтте.
«Экспонатларга килгәндә, мәсәлән, Дәрдемәнд юл сандыгын төрле сәяхәтләргә (мәсәлән, Европа илләренә барганда) алган булган.