Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрә Илсөяр Иксанова меценат, алтын приискалар хуҗасы, шагыйрь Дәрдемәнд – Закир Рәмиевны элитар шигъриятнең иң күренекле вәкиле дип атады. Бу хакта ул Татар китабы йортында Дәрдемәнднең 165 еллыгына багышланган «Сагышлы» дип исемләнгән күргәзмә ачылышында әйтте.
«Дәрдемәнд – элитар шигъриятнең иң күренекле вәкиле. Ул татар шигъриятенең югарылыгын күрсәтә. Бүгенге көндә дә бездә Дәрдемәнд нигез салган элитар шигърият бар. Шагыйрьнең, әдипнең зурлыгы аның үзенең мәктәбен булдыра алуында...