Зәйдә ГРЭС төзүчеләренә һәйкәл куелды. Ул станциянең беренче төзүчеләре истәлегенә эшләнде. Анда төзүче ир-егет белән хатын-кыз образы гәүдәләндерелгән. Скульптураның авторы шәһәр рәссамы - Фазыл Шиапов. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.
Безнең заманда технологияләр гаять зур тизлек белән үсә һәм дөнья торган саен үзгәрә бара, ә мөһим вакыйгаларның башлангычында торучыларны истә тоту, алар турындагы матур истәлекләрне яшь буынга тапшыра бару бик мөһим. Нәкъ менә шуңа...