Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Гүзәл Хәбетдинова Ватан Геройлары көнендә махсус хәрби операция хәрбиләренең әниләренә һәм хатыннарына Рәхмәт хатлары тапшырды. Шәһәр җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бу хатын-кызлар, чын тыл сугышчылары буларак, маскировкалау челтәрләре үрә, окоп шәмнәре ясый һәм солдатларга җылы оекбашлар бәйли. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.
Шулай ук Әлмәтнең 50 яшь кешесе юнармия сафларына керде. Яшүсмерләр һәрвакыт үз Ватанына һәм Яшь армия туганлыгына тугры булырга ант итте.