«Идел» яшьләр журналы Казанның «Угол» иҗат лабораториясендә куркулар турында уртак рефлексия кичәсе оештырды. «Идел» журналы баш мөхәррире Рәмзия Галимова кичәдә алдан уйланылган сценарие булмавын билгеләде.
«Дөресен әйтәм, мин бу чараны оештырганда курыктым һәм борчылдым. Безнең төрле концертлар да, кичәләр дә үткәргән бар. Әмма бу бөтенләй башка формат. Перфоманс форматы кызыклы булып чыкты. Алдан уйланылган сценарий юк монда», — дип сөйләде «Идел» журналы баш мөхәррире Рәмзия Галимова «Татар-информ» хәбәрчесенә.