Татарстан Республикасы Милли музее филиалы – Татар әдәбияты тарихы музеенда (Шәриф Камал мемориаль фатирында) шагыйрь, меценат, алтын приискалар хуҗасы Дәрдемәнд – Закир Рәмиевның 165 еллыгына багышланган «Сагышлы» дип исемләнгән күргәзмә ачылды.
Алып баручылар Идел Кыямов белән Мәликә Хәйрулла әйтүенчә, күргәзмәнең Шәриф Камалның мемориаль фатирында ачылуы очраклы хәл түгел. «Дәрдемәнд белән Шәриф аганың иҗади дуслыгы әле Оренбург чорларына барып тоташа. Дәрдемәндкә багышланган әдәби-музыкаль, шигъри кичәләр музейга ят түгел.