Мәскәүнең «Царицыно» музей-тыюлыгында Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә татар сәнгать һөнәрчелеге һәм аның шәһәр мохитендәге эволюциясенә багышланган «Шәһәр һәм һөнәрчелек: Идел буе татарларының традицион сәнгате» дип аталган күргәзмә ачылды. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Ун залда 400дән артык экспонат урын алган. Залларның һәркайсы, зәркән сәнгатен, тире мозаикасын, чигелгән әйберләр һәм шәмаилне дә кертеп, бер традицион татар һөнәренә багышланган. Экспозицияне ТР Милли музее...