Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Малайзиягә эш сәфәренә килде. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Иртәгә Куала-Лумпурда Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең күчмә утырышы уза. Чараның төп темасы «Формалашып килүче күп полярлык чорында Россия һәм Ислам дөньясының үзара хезмәттәшлеге» дип куелган.
Утырышта якынча 200 кеше катнашуы көтелә. Төркем катнашучыларыннан тыш, очрашуда шулай ук БРИКС...